«Төрки дөньяда музыкаль һәм бию традицияләре» симпозиумы

«Төрки дөньяда музыкаль һәм бию традицияләре» симпозиумы 27.09.2022       ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Гүзәл Юнысованың Халыкара симпозиумда яңгыраган төрки дөньяда музыкаль һәм бию традицияләренә багышланган доклады зур кызыксыну белән кабул ителде. Чара ICTM төрки дөнъя музыкасын тикшерү төркеме тарафыннын Фәлсәфә, хокук һәм социаль тикшеренүләр институты, Кыргыз традицион музыка фонда белән берлектә республиканың Мәдәният, мәгълүмат, спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы ярдәме белән оештырылган иде. 
      Форум 4-9 сентябрь көннәрендә Кыргызстанда Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан, Россия, Германия, Бөек Британия галимнәре, музыкантлары һәм халык осталары катнашында узды. Тәкъдим итү чаралары һәм түгәрәк өстәлләр концертлар, мастер-класслар белән аралашып барды. 
      Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Гүзәл Юнысованың онлайн режимда ясаган доклады татар фольклорында текстның тембрын колоризацияләүгә, аерым алганда, проза әсәрләре, шулай ук кайбер музыкаль әсәрләрнең вербаль текстын махсус интонацияләүгә багышланган иде. Чыгышта татар фольклорының музыка тарихы һәм теориясе өлкәсендә аерым анализ предметы булырдай кайбер үрнәкләре турында күзаллау булдырылды. 
     Г.Ф. Юнысованың доклады зур кызыксыну белән кабул ителде, чыгышка симпозиумда катнашучылар тарафыннан югары бәя бирелде.

Возврат к списку