Диссертацияне уңышлы яклавы белән котлыйбыз!

Диссертацияне уңышлы яклавы белән котлыйбыз! 27.09.2022       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе диссертация советының (Д022.006.02) 2022 елның 22 сентябрендә узган чираттагы утырышында Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы багланышлар буенча урынбасары Шәрипова Алсу Сәмигулла кызының филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясе якланды. 
       Диссертациянең темасы – «XX – XXI гасыр башы татар драматургиясе: инвариант һәм аның тарихи трансформациясе» (фәнни белгечлек 10.01.02 – Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты). Алсу Шәрипованың рәсми оппонентлары – филология фәннәре докторы, Башкорт дәүләт университетының журналистика кафедрасы профессоры Әхмәдиев Риф Бари улы (Уфа); филология фәннәре докторы, Н.П.Огарев исем. Мордва дәүләт университетының фин-угор кафедрасы мөдире Антонов Юрий Григорьевич (Саранск) һәм филология фәннәре докторы, доцент, РФА Федераль фәнни үзәк филиалы – Гуманитар тикшеренүләр университетының карачай-балкар әдәбияты секторы мөдире Гузиева (Сарбашева) Алена Мустафаевна (Нальчик). Әйдәп баручы оешма буларак, И.Н. Ульянов исем. Чуваш дәүләт университеты билгеләнгән иде (Чабаксар). 
      Алсу Сәмигулловнаны филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясен уңышлы яклавы белән котлыйбыз һәм яңа фәнни ачышлар, һөнәри уңышлар телибез!

Возврат к списку