ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре – 2022: Баулы районы

ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре – 2022: Баулы районы 28.09.2022       Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми секретаре, филология фәннәре докторы Ләйлә Дәүләтшина җитәкчелегендәге чираттагы комплексы экспедициясе бу көннәрдә республикабызның Баулы районында эшли. 
      Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы А.А.Хасавнех, Сәнгать үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать бедеме кандидаты Л.М.Шкляева, лексикология һәм диалектология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты А.Я.Хөсәенова, Сәнгать үзәге фәнни хезмәткәре Г.Г.Гилемьянова составындагы галимнәр төркеме Баулы районында яшәүче татарларның рухи һәм язма мирасын, тел үзенчәлекләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. 
      Кыр тикшеренүләре барышында җыелган материал галимнәрнең алдагы фәнни эшләрендә кулланылачак һәм институт тарафыннан даими чыгарылып килүче «Милли-мәдәни мирасыбыз» («Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясе) басмасының аерым бер томында дөнья күрер дип көтелә.

Возврат к списку