Чын күңелдән котлыйбыз!

Чын күңелдән котлыйбыз! 03.10.2022       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Д 022.006.02 диссертация советының 2022 елның 29 сентябрендә узган чираттагы утырышында Хисамов Олег Ришат улы «Көнбатыш Себернең төрки-татар географик лексикасы: ареаль аспект» дигән темага докторлык диссертациясе (фәнни белгечлек 10.01.02 – Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле) яклады. 
      Олег Хисамовның фәнни консультанты – филология фәннәре докторы, профессор Йосыпов Феритс Йосыф улы, рәсми оппонентлары – филология фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Юсупова Әлфия Шәүкәт кызы (Казан); Дагстан дәүләт университеты дагстан телләре кафедрасы мөдире Багомедов Муса Расул улы (Махачкала); филология фәннәре докторы, Чуваш республика мәгариф институты ректоры Исаев Юрий Николаевич (Чабаксар). Әйдәп баручы оешма буларак, Н.Ф. Катанов исем. Хакас дәүләт университеты (Абакан) билгеләнгән иде. 
      Олег Ришат улын филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясен уңышлы яклавы белән котлыйбыз һәм яңа фәнни ачышлар, һөнәри уңышлар телибез!

Возврат к списку