ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре: Баулы районы

ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре: Баулы районы 03.10.2022       ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы экспедициясе 2022 елның 21 сентябреннән 29 сентябренә кадәр Баулы районында эшләде.
      Экспедиция җитәкчесе Л.Х. Дәүләтшина (фольклорчы), А.Я. Хөсәинова (тел белгече), Г.Г. Гыйлемҗанова (музыка белгече), Л.М. Шкляева (сәнгать белгече), А.А. Хасавнех (археограф) составындагы төркем татарлар яши торган 12 торак пунктында (Татар Томбарлысы, Исергәп, Кызыл Яр, Шалты, Таллыкүл, Татар Кандызы, Уба, Иске Чуте, Мортаза, Яңа Чүте, Хансөяр, Салих) тикшеренүләр алып барды. 
      Кыр тикшеренүләре барышында галимнәр тарафыннан татар халкының милли-мәдәни мирасы өйрәнелде, тел, фольклор, сәнгать, музыка, археография, шулай ук традицион мәдәният буенча бай материал тупланды.

Возврат к списку