Музыка белгече Гүзәл Юнысова юбилее

Музыка  белгече Гүзәл Юнысова юбилее 03.10.2022       ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының конференц-залында 2022 елның 21 сентябрендә танылган музыка белгече – Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Юнысова Гүзәл Фәйзрахман кызының юбилее уңаеннан оештырылган кичә узды. 
      Бәйрәм чарасында шәһәрнең төрле оешмалары Гүзәл Фәйзрахман кызы тормышының билгеле бер этапларында аның белән эшләгән вәкилләр катнашты. Чыгыш ясаучылар юбилярның фәнни, педагогик эшчәнлегендәге казанышларын билгеләп үттеләр, аның сыйныфында уку еллары, уртак эшчәнлекләре турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Филология фәннәре кандидаты О.Р. Хисамов институтта Г.Ф. Юнысованың эше турында сөйләде, аңа ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәхмәт хатын тапшырды. Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Р.Р. Солтанова аны югары профессиональ, эрудицияле белгеч буларак бәяләде. 
      Сәнгать белеме кандидаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясенең татар милли сәнгате факультеты деканы, татар музыкасы һәм этномузыкологиясе кафедрасы мөдире Л.И. Сәрвәрова юбилярның «Саратов өлкәсе татарлары фольклоры» хезмәтенә югары бәя бирде. Г.Ф. Юнысованың Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә опера спектакльләре премьералары, күренекле башкаручыларның юбилей даталары белән бәйле видеосалоннарда алып баручы буларак чыгышлары турында сәнгать бүлеге мөдире М.В. Липачева сөйләде. 
      Тантана әдәби-музыкаль кичә форматында узды. Татар, рус һәм француз телләрендә шигырьләр, шулай ук фортепиано, вокал, баян һәм гитара өчен әсәрләр яңгырады. 
      Чарада катнашучылар Г.Юнысованың дөнья күргән басмалары һәм хезмәтләре белән институт холлында оештырылган китап күргәзмәсендә таныша алдылар. Әлеге исемлек тиздән юбилярның «Музыка дөньясы» дип аталган хезмәтләр җыентыгы белән тулыланачак дип көтелә. 

     Г.Ф. Юнысова Н. Җиһанов исем. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый («Музыка белеме» белгечлеге). И.В. Әүхәдиев исем. Казан музыка көллиятендә музыкаль-теоретик дисциплиналар укытучысы булып эшли (1982-2010), Татарстан радиотапшырулар комитетында музыка программалары мөхәррире (1982), «Leitmotiv» журналының баш мөхәррир урынбасары (2010-2011) вазифаларын башкара. 2011 елдан ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында хезмәт куя. 
       Гүзәл Юнысова алып барган фәнни эшчәнлек юнәлешләре: татар музыка фольклоры (балалар җырлары, бишек җырлары), татар профессиональ музыкасы, Татарстанның музыка мәдәнияты, фольклор архив аудиоязмаларының электрон каталогын эшләү. Ул – ЮНЕСКО каршындагы Халыкара традицион музыка Советының (ICTM) төрки телле дөнья музыкасын өйрәнү төркеме әгъзасы. 
      Г.Ф. Юнысова – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2004 ел), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2008 ел), төрле оешмаларның Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары иясе. Ул 2018 елда «Саратов өлкәсе татарлары фольклоры» («Фольклор татар Саратовской области: Путеводитель по фондам Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ» (Ч.1. Материалы аудиофонда. – Казань: ИЯЛИ, 2018) монографиясе өчен Бөтенроссия иң яхшы фәнни китап конкурсының «Гуманитар фәннәр» номинациясендә лауреат дип табылды.

Возврат к списку