ТӘҺСИнең эпиграфик экспедициясе - Троицкида

ТӘҺСИнең эпиграфик экспедициясе - Троицкида  03.10.2022       ТР ФА Г. Ибраһимов исем Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге хезмәткәрләре составындагы эпиграфик экспедиция сентябрь ахырында Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә эшләде. 
      XIX гасыр башыннан мөһим икътисади, мәдәни һәм дини үзәк булып торган Троицкка нигез 1743 елда салынган. Шәһәр эшчәнлегенең күп тармакларында әйдәп баручы рольне чыгышы белән Казан артыннын булган кешеләр башкарган. Биредә Ш. Мәрҗани, М. Рәмзи, З. Рәсүлев, Г. Тукай һ. б. ларның булуы һәм яшәве билгеле. 
      Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы кебек үк, Троицк үзенең татар каберлеге белән данлыклы: анда XIX гасыр – XX гасыр башында Троицкида туып-үскән сәүдәгәрләр, галимнәр, дин әһелләре, һөнәрчеләр һ. б. га куелган берничә мең кабер ташы сакланып калган. Әлеге некропольнең үзенчәлеге – тарихи яктан файдалы мәгълүмат сакланып калган кабер ташларына бай булуда. 
      Кыр тикшеренүләре вакытында И.Г. Гомәров, А.М. Ахунов, В.М. Усманов составында галимнәр төркеме 300 гә якын кабер ташын теркәп, тасвирлый алды. Шулай ук җирле архивта, туган якны өйрәнү музеенда, шәһәр мәчетләрендә фәнни-эзләнү эшләре үткәрелде, нәтиҗәдә, элек билгеле булмаган кулъязма материаллар һәм фотосурәтләр табылды. 
     Моннан тыш, шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге һәм «Рәсүлия» мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашулар узды.


Возврат к списку