Докторлык диссертациясен яклавы белән котлыйбыз

 Докторлык диссертациясен   яклавы   белән  котлыйбыз 10.10.2022      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гомуми лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Мирхаев Рифат Фирдинат улын филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясен уңышлы яклавы белән котлыйбыз! 
      Мирхаев Рифат Фирдинат улы филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә «XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башында татар телен функциональ үстерүнең социаль табигате» дигән темага диссертациясен (фәнни белгечлек 10.02.02 – Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле) Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Д 022.006.02 диссертация советының 2022 елның 6 октябрендә узган чираттагы утырышында яклады. 
     Рифат Мирхаевның фәнни консультанты – филология фәннәре докторы, профессор Йосыпов Феритс Йосыф улы. Рәсми оппонентлары – филология фәннәре докторы, доцент, Казан федераль университетының Алабуга институты татар филологиясе мөдире Камаева Рима Бизән кызы (Алабуга), Н.Ф. Катанов исем. Хакас дәүлет университеты Фәнни тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Каксин Андрей Данилович (Абакан) һәм филология фәннәре докторы, доцент, Удмурт дәүләт университеты профессоры Кондратьева Наталья Владимировна (Ижау). Әйдәп баручы оешма буларак, Россия фәннәр академиясенең федераль фәнни үзәге филиалы – Гуманитар тикшеренүләр институты (Нальчик) билгеләнгән иде. 
     Рифат Фирдинат улы Мирхаевны чын күңелдән диссертациясен уңышлы яклавы белән котлыйбыз һәм аңа һөнәри уңышлар, яңа фәнни ачышлар теләп калабыз!

Возврат к списку