Филология фәннәре докторы дипломын тапшыру

Филология фәннәре докторы дипломын тапшыру 14.10.2022       2022 елның 13 октябрендә узган диссертация советы утырышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми секретаре Дәүләтшина Ләйлә Хәсән кызына филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен бирү турындагы диплом тапшырылды. 
      Л.Х. Дәүләтшина диссертациясен 2022 елның 30 мартында яклаган иде. Аның филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә фәнни эше актуаль мифологик традиция контекстында XX-XXI гасырлар татар прозасына багышланган (фәнни белгечлек 10.01.02 – Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты); 10.01.09 – Фольклористика). 
      Ләйлә Дәүләтшинага алга таба да фәнни ачышлар һәм яңа һөнәри казанышлар теләп калабыз!

Возврат к списку