022.006.02 диссертация советы үзенең эшен уңышлы тәмамлады

022.006.02 диссертация советы үзенең эшен уңышлы тәмамлады 14.10.2022        «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе» дәүләт учреждениесе базасында фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә, фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертацияләрне яклау буенча оештырылган 022.006.02 диссертация советы үзенең эшен уңышлы тәмамлады.
     10.01.02 – Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты) (филология фәннәре) һәм 10.02.02 – Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле) (филология фәннәре) фәнни юнәлешләре буенча диссертация советын булдыруга рөхсәт 23.08.1996 елгы 127-ФЗ номерлы «Фән һәм дәүләт фән-техника сәясәте турында» Федераль законы, Фәннәр кандидаты һәм фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәләрен алуга диссертацияләрне яклау советы турындагы нигезләмә, шулай ук бу эшне регламентлаштыручы башка документлар нигезендә Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгының 2021 елның 4 февралендә чыккан 74/нк номерлы боерыгы белән бирелгән иде. Әлеге документ нигезендә филология фәннәре докторы, профессор Миңнуллин Ким Мөгаллим улы рәислегендә 20 кешедән торган диссертация советы составы билгеләнгән иде. 
     2013 елда академик фән системасында үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә филология юнәлеше буенча гамәлдәге диссертация яклау советлары ябылу сәбәпле, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тел һәм әдәбият галимнәренең соңгы 7 елда гыйльми дәрәҗәләргә ирешү өчен диссертацияләрен үз оешмаларында яклау мөмкинлеге булмады. Шунысы куанычлы, 2021 елда оештырылган 022.006.02 диссертация советының нәтиҗәләре шактый нәтиҗәле булды: филология фәннәре буенча 12 галим диссертацияләрен уңышлы яклап, яңа фәнни дәрәҗәләргә иреште. Шуларның алтысы – 10.02.02 – Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле) белгечлеге, тагын алтысы – 10.01.02 – Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты) белгечлеге буенча. Соңгылары арасында икесе чиктәш (әдәбият һәм халык иҗаты) темаларга багышланды. 
     Нәтиҗәдә, фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә ирешү өчен 10 диссертация (Л.Г. Хәбибуллина, Б.К. Миңнуллин, А.А. Хасавнех, Л.Х. Дәүләтшина, Ф.Ф. Гыйлемшин, Л.М. Гиниятуллина, Л.Р. Надыршина, А.С. Шәрипова, О.Р. Хисамов, Р.Ф. Мирхаев), фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ирешү өчен ике диссертация (Л.Р. Газизова, Г. Р. Хөсәйнова) уңышлы якланды. Бу уңайдан хезмәткәрләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә фәнни уңышлар телибез!
      Диссертация советы әгъзаларына фәнни хезмәтләргә экспертиза ясау этабында (диссоветка эшләр тапшырылганнан алып, аны яклауга кадәр) башкарган эшләре өчен зур рәхмәт белдереп, тупланган тәҗрибә киләчәктә уңышлы кулланылыр дип ышанабыз.

Возврат к списку