Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов вафат

Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов  вафат 20.10.2022       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 2001-2006 еллардагы директоры, филология фәннәре докторы, профессор Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов вафат. Бу уңайдан галимнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. 
     Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов – танылган әдәбият белгече, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исем. премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең Дуслык ордены кавалеры (2009 ел). 
      Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов 1937 елның 24 мартында Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында туа. 1955-1960 елларда Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1980 елда «Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы» темасына кандидатлык диссертациясен, 1996 елда – «XIII-XV гасырларда төрки-татар шигъриятендә Йосыф һәм Зөләйха сюжеты (версияләр проблемасы)» темасына докторлык диссертациясен яклый. 
     1969 елдан ул Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли, 1997 елда текстология һәм кулъязмалар бүлеге мөдире итеп сайлана, 2001-2006 елларда институт директоры вазифасында эшли. Н.Ш. Хисамов – дүрт монография һәм өч фәнни-тәнкыйть җыентыгы, 400 дән артык мәкалә авторы.

Возврат к списку