ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 2022 елгы экспедиция сезоны төгәлләнде

ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының  2022 елгы экспедиция сезоны төгәлләнде 14.10.2022       3 - 8 октябрьдә ТР ФА Г Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре Балтач районында фәнни экспедициядә булды. 2022 елдагы соңгы экспедициясенең максаты халык һөнәрчелеге һәм кәсепләре, декоратив-гамәли сәнгать торышы, йорт бизәүнең милли һәм урындагы үзенчәлекләрен өйрәнү иде. 
      «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылган бу экспедиция татарлар яши торган Субаш, Югары Кенә, Түбән Кенә, Татар иле, Карадуган, катнаш Чепья, Иске Чепья; удмуртлар яши торган Мельничная һәм Улисьял исемле мари авылларында узды. Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Р.Р. Солтанова, фәнни хезмәткәр, сәнгать фәннәре кандидаты Н.В. Герасимова һәм фәнни хезмәткәр А.Ф. Борһанова составындагы галимнәр төркеме районның Туган якны өйрәнү музейлары (Чепья авылында – Халыклар дуслыгы музее, Карадуган авылында – Себер тракты тарихы, балалар бакчасы музейлары, райондагы мәктәпләр, мәдәният йортлары музейлары) коллекцияләрен, шулай ук «Ива мебель» фабрикасы эшләнмәләрен өйрәнде. 
      Эш барышында шулай ук киң җәмәгатьчелек белән очрашулар узды, музейларның фәнни хезмәткәрләре, гамәли сәнгать осталары белән элемтәләр урнаштырылды.

    

Возврат к списку