Идел буе этномәдәниятына багышланган конференция
27.10.2022
ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбяит һәм сәнгать институты Сәнгать үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Р.Р. Солтанова «Идел буе этномәдәнияты: үткән, бүгенге, киләчәкнең мәдәни константалары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, Таң Ениикеев иҗаты мисалында татар этнографик төркемнәренең традицион мәдәниятен татар сәхнәсендә чагылдыру тәҗрибәсенә багышланган доклад белән чыгыш ясады.
Саранск, Архангельск, Йошкар-Ола, Казан, Самара, Ханты-Мансийск һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән белгечләрне берләштергән әлеге чара 19-21 октябрь көннәрендә Н.П.Огарев исем. Мордва дәүләт университеты базасында узды. Конференция барышында галимнәр Идел буе халыкларының традицион мәдәниятләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.