«Әдәбият фәне маягы»

«Әдәбият фәне маягы» 27.10.2022       Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Резеда Кадыйр кызы Ганиеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Әдәбият фәне маягы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. 
      Чара 26 октябрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда узды. Анда филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Д.Ф. Заһидуллина, филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең әдәбият белеме бүлеге мөдире Ә.М. Закирҗанов, филология фәннәре кандидаты, милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Д.М. Абдуллина, танылган әдәбият галиме, профессор З.З. Рәмиев, КФУ профессорлары Х.Й. Миңнегулов һәм Т.Н. Гәлиуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР халык артисты Р.Ч. Төхфәтуллин, әдәбият белгечләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары һ.б. катнашты. Чыгыш ясаучылар Р.К. Ганиева турында истәлекләре белән уртаклашты, галимәнең татар әдәбият фәнен үстерүгә керткән өлеше һәм аның дәвамчылары турында сөйләде, кичәдә шулай ук әдәбият белеменең перспективалары турында фикер алышынды. 
      Резеда Ганиеваның тикшеренү өлкәсе әдәбият белеменең төрле юнәлешләрен үз эченә ала. Чараны алып баручы, филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов үз чыгышында галимәнең Г. Тукай иҗатын өйрәнүгә керткән зур өлешен билгеләп, аның «Тукайның сатирик иҗаты» (1964) монографиясе үз вакытында ук җитди казаныш буларак бәяләнүен әйтте. Тукай шәхесе һәм иҗаты белән кызыксыну алдагы елларда да дәвам итеп, газета-журналлардагы, «Шагыйрьнең рухи дөньясы» (2002) китабында, «Габдулла Тукай» энциклопедиясендә (2016) урын алган дистәләгән язмада чагылыш табуын ассызыклады. 
      Дания Заһидуллина үз чыгышында профессор Р.К. Ганиеваны үз тормышын тулысы белән фәнгә багышлаган, татар классик әдәбиятын дөнья дәрәҗәсендә танытуга зур өлеш керткән галимә буларак билгеләп үтте. 
      Чара Габдулла Тукай әдәби музее тарафыннан ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә оештырылды.

Возврат к списку