«Акмулла укулары» төбәкара конференциясе

«Акмулла укулары» төбәкара конференциясе 27.10.2022      26 октябрьдә Чиләбе өлкәсенең Мияс шәһәрендә күренекле мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың иҗади мирасына багышланган Икенче төбәкара конференция узды. «Акмулла укулары» дип аталган әлеге чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре дә катнашты. 
     Татарстан галимнәре конференциянең пленар утырышында шагыйрьнең иҗаты (филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең өлкән фәнни хезмәткәре Марсель Ибраһимов), аның XX гасыр әдәби процессына йогынтысы (филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина)  турында   чыгыш я садылар,  конференциядә  катнашучыларны М. Акмулланың иҗатын өйрәнү тарихы, аның тормышына һәм иҗатына багышланган яңа басмалар белән таныштырдылар (филология фәннәре докторы, ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты баш фәнни хезмәткәре Рамил Исламов). 
    Чиләбе өлкәсенең Татар конгрессына Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының соңгы елларда чыккан басмалары бүләк ителде.


Возврат к списку