Оренбургта Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты китаплары тәкъдим ителде

Оренбургта  Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать  институты китаплары тәкъдим ителде 02.11.2022      27 октябрьдә Оренбургның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте оешуга бәйле рәвештә үткәрелгән конференция кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кайбер фәнни хезмәтләре тәкъдим ителде. Чара «Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган иде. 
     Х. Ямашев исем. Оренбург өлкә китапханәсенә җыелган татар җәмәгатьчелеге, галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр хөкеменә институтның фәнни хезмәткәре Венер Усмановның «Татар Каргалысы эпиграфик һәйкәлләре» һәм ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең коллектив хезмәте булган «Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлгесе татарлары» (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; унөнче китап. – Казан, 2016. 360 б.). басмалары тәкъдим ителде. Алар турында ТӘҺСИнең фәнни хезмәткәре Венер Усманов, филология фәннәре кандидаты, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Нуридә Насыйбуллина сөйләде. 
     Н.Ш. Насыйбуллина үзенең чыгышында конференциядә хөкем сөргән фәнни кызыксыну атмосферасын аерым билгеләп үтте, чараны оештыручыларга, катнашучыларга һәм иганәче А.Р. Искәндәровка җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдереп, Х.Ямашев исем. Оренбург өлкә китапханәсенә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әзерләнгән һәм нәшер ителгән китапларны бүләк итеп тапшырды.

Возврат к списку