ТӘҺСИнең укыту-методик комплектлары – мәктәпләрдә куллануга рөхсәт ителгән дәреслекләрнең федераль исемлегендә

ТӘҺСИнең  укыту-методик комплектлары – мәктәпләрдә куллануга рөхсәт ителгән дәреслекләрнең федераль исемлегендә 09.11.2022       «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре тарафыннан 1-9 сыйныфлар өчен эшләнгән «Туган тел (татар теле)» фәне буенча яңа буын укыту-методик комплектларын мәктәпләрдә куллану рәсми рәвештә рөхсәт ителде.
      Дәүләт аккредитациясе булган башлангыч, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программаларын тормышка ашырганда куллануга рөхсәт ителгән дәреслекләрнең федераль исемлеге һәм дәреслекләрне куллану сроклары Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының агымдагы елның 21 сентябрендәге 858 нче боерыгы белән расланды. 
      Әлеге исемлек белән Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында (документ анда 2022 елның 1 ноябрендә урнаштырылган) түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202211010045.

Возврат к списку