«АиФ Казань» – ТӘҺСИ эшчәнлеге турында
09.11.2022
Татар теле фән телеме? Татар теленең Зур электрон тупланмасы ни өчен кирәк? – «АиФ Казань» журналистының сорауларына филология фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамовның җаваплары басманың 2 ноябрь чыгышында урын алды.
«Экспедиции и погружение в рукописи. Как учёные изучают татарскую культуру» дип аталган интервьюда галимнәрнең татар теле дәреслекләре төзү буенча эшчәнлеге, иң масштаблы проектларның берсе – ТР Фәннәр академиясе сайтында урын алган TATZET платформасы һәм ТӘҺСИнең татар филологиясе һәм сәнгате өлкәсендәгеге башка эш юнәлешләре турында сүз бара.
Материал белән тулырак «АиФ Казань»ның рәсми сайтында https://kazan.aif.ru/culture/details/ekspedicii_i_pogruzhenie_v_rukopisi_kak_uchyonye_izuchayut_tatarskuyu_kulturu
адресы туенча танышырга мөмкин.
