«Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакленең премьерасы турында

«Болганчык еллар. Мөһаҗирләр»  спектакленең премьерасы турында 15.11.2022      ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалында чыгып килүче «Таяну ноктасы» тапшыруының «Болганчык еллар. Мөхәҗирләр» спектакле премьерасына багышланган чираттагы чыгарылышында катнашты. 
      Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә татар классик әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән язучы Мәхмүт Галәү романнары буенча куелган яңа спектакль 1880 еллар ачлыгы, 1897 елгы халык санын алуга бәйле вакыйгаларны сурәтли. 
     М. Галәүнең катлаулы язмышы, режиссер Ф. Бикчәнтәевның яңа эше, актерлар уены, проза әсәрен сәхнәгә куюның катлаулылыгы һ.б. турында экспертлар әңгәмәсен тулырак «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында түбәндәге адрес буенча карарга мөмкин: https://tnv.ru/tv-projects-item/tayanu-noktasy/.

Возврат к списку