Тубылда «Вәлиев укулары»
22.11.2022
Филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов, филология фәннәре докторы, халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закирова, филология фәннәре кандидаты, лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенова күптән түгел Тубыл шәһәрендә узган чараларда катнашып кайтты.
14 ноябрьдә Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлекчәсендә (Тубыл шәһәре) узган «Вәлиев укулары» күренекле этнограф, Себер татарлары тарихы буенча саллы хезмәтләр авторы, тарих фәннәре докторы Фоат Вәлиевнең туган көненә багышланган иде. Әлеге чара кысаларында И.Г. Кадыйровның 2021 елда ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителгән «Татар халкының туй жырлары. Себер ареалы» китабы да тәкъдим ителде. Басма өстендә эшләү, аның үзенчәлекләре турында Илсөяр Закирова сөйләде.
15 ноябрьдә Төмән дәүләт университетының Д.И. Менделеев исем. Тубыл педагогия институты студентлары алдында Көнбатыш Себер территориясендә комплекслы фәнни экспедициядә составында эшләгән галимнәр чыгыш ясап, фәнни эзләнүләренең нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИ директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамовның бу чарадагы чыгышы Көнбатыш Себернең төрки-татар топонимик системасына багышланган иде; филология фәннәре кандидаты, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенова «Милли-мәдәни мирас: Себергә фәнни экспедицияләр эзләре буенча» дигән темага чыгыш ясады.

