«Евразия тарихы һәм мәдәниятендә Арал-Каспий төбәге» Халыкара фәнни конференциясе

«Евразия тарихы һәм мәдәниятендә Арал-Каспий төбәге»    Халыкара фәнни конференциясе 30.11.2022      24-25 ноябрьдә унлап илдән килгән тарихчылар, археологлар, этнологлар, сәнгать белгечләре һәм башка экспертлар катнашында «Арал-Каспий төбәге» III Халыкара фәнни конференциясе узды. Аның эшендә филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Н.Ш. Насыйбуллина да катнашты. 
     Конференциядә Арал-Каспий даласының тарихи-мәдәни әһәмиятенә, әлеге җирлекнең этномәдәниятен һәм рухи мирасын өйрәнүгә багышланган докладлар яңгырады. Нуридә Насыйбуллинаның казакъ далалары халкының иҗтимагый-сәяси һәм дини тормышында Стерлебаш мәдрәсәсенең роленә багышланган доклады чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Чыгышының ахырында ул К. Жубанов исем. Актүбә төбәк университетына ТӘҺСИнең соңгы елларда чыккан фәнни басмаларын бүләк итте.

Возврат к списку