«Татарстан-Яңа гасыр» каналында – ХХ гасырның 80 нче елларындагы Татарстан музыкаль сәнгате турында

«Татарстан-Яңа гасыр» каналында –  ХХ гасырның 80 нче елларындагы Татарстан музыкаль сәнгате турында 01.12.2022       Г. Ибраһимова исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре, музыка белгече Юнысова Гүзәл Фәйзрахман кызы «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалындагы «Каравай» тапшыруының ике чыгарылышы өчен интервью бирде. 
     Ноябрьдә тәкъдим ителгән тапшыру Татарстан музыка сәнгатенең төрле мәсьәләләренә багышланган иде. Сүз иҗади интеллигенциянең күренекле вәкилләре, шул еллардагы тенденцияләр һ.б. турында барды. Чыгарылышта Гүзәл Юнысова архивыннан фотоматериаллар, шулай ук телеканал фондыннан видеоязмалар күрсәтелде. 
     Тапшыру белән тулырак түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://youtu.be/-EAuBNql2hY

Возврат к списку