ТӘҺСИдә татар халык стилендәге киез һәм ефәк эшләнмәләр тәкъдим ителде

ТӘҺСИдә  татар халык стилендәге киез һәм ефәк эшләнмәләр   тәкъдим ителде 05.12.2022       4 декабрьдә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында киез һәм ефәктән тегелгән татар халык стилендәге костюмнар тәкъдим ителде. 
     Чарада Татарстан Республикасы «Киез НУР» төбәк иҗтимагый оешмасы осталарының Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылучы проект кысаларында ясалган эшләнмәләре күрсәтелде. Билгеле булганча, «Киез НУР» оешмасы эшен институтның Сәнгать белеме үзәге белән тыгыз хезмәттәшлектә алып бара. 
     Чара кысаларында татар халкы өчен традицион булган бу шөгыль белән якыннанрак танышырга теләүчеләр өчен киез басу техникасын үзләштерү буенча мастер-класс уздырылды.

  

Возврат к списку