«Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе: беренче көн

«Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе: беренче көн 07.12.2022      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залында Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырыла торган «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе үзенең эшен башлап җибәрде. 
     Инде дүртенче тапкыр оештырыла торган әлеге чара агымдагы елда «Дөньякүләм рухи мәдәният контекстында төрки телле китап» темасына багышланган. Ул Татарстан фән һәм мәгариф оешмаларының (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты, Яр Чаллы педагогика университеты, КФУның Яр Чаллы институты), шулай ук Россиянең башка төбәкләре (Уфа фән һәм технологияләр университеты, М. Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогика университеты, Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы, Мәскәү педагогика дәүләт университеты, А.М. Горький исем. Әдәбият институты) яшь галимнәрен, аспирантларын һәм магистрантларын берләштерә. Чарада Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Башкортстаннан әйдәп баручы галимнәр катнаша. 
    Пленар утырышны ачып, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин төрки телле китапка багышланган чараның Татарстан Республикасы башкаласында оештырылуы очраклы булмавын билгеләп үтте: 1800 елда нәкъ менә Казанда Габделгазиз Бурашев тарафыннан беренче типография оештырылган, алга таба нәшрият эше үсешендә тирән эз калдырган башка шәхесләр дә биредә яшәгән. Моннан тыш, академик Әбрар Кәримуллин хезмәтләреннән күренгәнчә, 1801 елдан 1917 елга кадәр татар телендә (гарәп графикасы нигезендә) гомуми тиражы якынча 50 млн. данә булган 15 мең китап нәшер ителгән. 
      Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина мөрәҗәгать итте. Төрки китапчылыгы тарихына кыскача тукталып, ул фәнни мәктәпнең максаты – талантлы яшьләрне фәннең өстенлекле юнәлешләре буенча фундаменталь тикшеренүләрдә катнашуга җәлеп итү икәнлеген ассызыклады, чараның филология һәм сәнгать белеме өлкәсендәге тикшеренүләргә билгеле бер стимул бирәчәгенә ышаныч белдерде. 
     Тарих фәннәре докторы, Наманган дәүләт университеты профессоры Расулов Абдулла Нуритдин улы XIX гасыр ахыры – XX гасырның беренче чирегендә Төркестанда китап бастыру эшендә татар нәширләренең роле турында сөйләде. Филология фәннәре кандидаты, Россия Ислам университетының теология кафедрасы доценты Сафиуллина Резеда Риф кызының (Казан) чыгышы гарәп телендәге татар китабына багышланган иде. Алга таба Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясе М. Физули исем. Кулъязмалар институтының фәнни-гамәли эшчәнлеге белән чарада катнашучыларны филология фәннәре докторы, институтның бүлек мөдире Баһиров Әкрам Дахилоглы, төрки кулъязмаларның Россиядәге җыелмалары, аларны тасвирлау һәм цифрлаштыру тәҗрибәсе белән – филология фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам кулъязмалары үзәге мөдире Аникеева Татьяна Александровна, Санкт-Петербург китапханәләрендә урын алган татар китаплары белән – филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Вәлиуллин Ренат Нәкыйф улы таныштырды. 
    Тарих фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты фәнни хезмәткәре Вовин Алексей Александрович «Чыганак белеме үзәге буларак Санкт-Петербург Тарих институты» дигән темага доклад белән чыгыш ясады, Заһидуллин Айрат Җиһангир улы ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге эшчәнлегенең кайбер аспектлары һәм фондлары турында сөйләде. Сәнгать белеме кандидаты, З. Исмәгыйлов исем. Уфа дәүләт сәнгать институтының дизайн һәм рәсем кафедрасы мөдире, УГНТУ нәшрият үзәге директоры Әхмәдуллин Марс Лирон улы (Уфа) чыгышы да чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты. 
     Пленар утырышта күтәрелгән мәсьәләләр турында тулырак фикер алышу кулъязма мираска багышланган секция утырышында дәвам итте. Филология фәннәре кандидаты, Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ахунов Азат Марс улы һәм филология фәннәре кандидаты, халык иҗаты бүлеге мөдире Ямалтдинов Илмир Илдар улы алып барган әлеге утырышта Вовин Алексей Александрович, Аникеева Татьяна Александрова, Бигиров Әкрам Дахилоглы һәм Расулов Абдулла Нуритдин улы чыгыш ясады.

Возврат к списку