Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе: икенче көн

Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе: икенче көн 08.12.2022       8 декабрьдә Халыкара яшьләр фәнни мәктәбендә катнашучылар секция утырышы кысаларында төрки телле китап сәнгате турында фикер алышты. 
     Сәнгать белеме кандидаты, Казан федераль университеты доценты Ваһапова Фирдәвес Гомәр кызының (Казан, Россия) чыгышы XVIII гасыр – XX гасыр башы татар кулъязма китабын бизәүгә багышланган иде. Сәнгать белеме кандидаты, З. Исмәгыйлев исем. Уфа дәүләт сәнгать институтының дизайн һәм рәсем кафедрасы мөдире, УГНТУ нәшрият үзәге директоры Әхмәдуллин Марс Лирон улы (Уфа, Россия) Идел буе һәм Уралның күпмәдәниятле киңлегендә төрки телле басмаларның дизайны турында җентекләп сөйләде. 1920-1930 елларда гарәп графикасыннан кириллицага күчү чорында татар китабының сәнгати бизәлешенә үз чыгышында сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Сәнгать белеме үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Улемнова Ольга Львовна (Казан, Россия) зур игътибар бирде. Утырышны алып баручы – сәнгать фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Сәнгать белеме үзәге мөдире Солтанова Рауза Рифкать кызы (Казан, Россия) «Татар театры тарихы плакат сәнгатендә» хезмәтен тәкъдим итте. 
     Соңрак Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эше күчмә форматта – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Шәрык клубы» интерактив мультимедиа комплексында дәвам итте: оешманың җитәкчесе Мостафина Таңсылу Мулланур кызы «Татар театры тарихына заманча технологияләр аша караш» дигән темага лекция укыды. Шулай ук чарада катнашучыларга Г. Камал исем. ТДАТ спектаклен карау мөмкинлеге бирелде.

Возврат к списку