Мәгълүмати күрсәткечләрдә хаталарны ачыклау буенча конкурс җиңүчеләре билгеле булды

Мәгълүмати күрсәткечләрдә хаталарны ачыклау буенча конкурс җиңүчеләре билгеле булды 08.12.2022       Г.Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин татар телендәге мәгълүмати күрсәткечләрдә хаталарны ачыклау буенча бәйгегә йомгак ясау тантанасында катнашты. Чара 7 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узды.
     Элмә такталарда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга халыкны җәлеп итү буенча бәйге Татарстан Республикасында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы базасында 2022 елның 1 мартыннан 1 сентябренә кадәр оештырылды. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән үткәрелде. Аның оештыручысы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ә модераторы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. 
     Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары, комиссия әгъзасы Камил Нугаев катнашты. Тантанада чыгыш ясап, Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин татар атамаларындагы хаталарны ачыклауга гражданнарны җәлеп итү кешеләрнең тел чисталыгы һәм аны яклау белән кызыксынуын күрсәтә, дигән фикер белдерде.

Возврат к списку