«Татар гыйлеме» IV Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе үз эшен тәмамлады

Язма мирасның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу алга таба секция утырышы кысаларында дәвам итте. Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Гәрәеваның «Татар-мөселман китапчылыгы феномены буларак Казан Коръәннәре» дигән темага чыгышы зур кызыксыну уятты. Алга таба утырышның модераторы – филология фәннәре кандидаты, Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Азат Ахунов «Татар язма мирасын өйрәнү эшендә электрон проектлар» дигән темага доклад-презентация тәкъдим итте. Фәнни хезмәткәр Венер Усмановның чыгышында татар эпиграфикасының төбәк аспектындагы үзенчәлекләренә зур игътибар бирелде. Тыңлаучылар игътибарына шулай ук Язма мирас үзәгенең фәнни хезмәткәре Айгөл Хәсәнованың «Тарихи хәтернең мөһим өлеше буларак фотография» темасына доклады һәм «Татар визуаль мирасы» сайты тәкъдим ителде. Моннан тыш, Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе тыңлаучыларының (студентлар, магистрантлар, аспираннар) стенд докладлары буенча фикер алышу булды.
«Татар гыйлеме» IV Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе катнашучыларга сертификатлар тапшыру белән тәмамланды. Чарага йомгак ясап, Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Хисамов «Татар гыйлеме» IV Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшендә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм фәнни уңышлар теләде.