Рәссамнар белән очрашу

Рәссамнар белән очрашу 15.12.2022     Киләсе 2023 елда танылган якташыбыз, бөек опера җырчысы Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулу билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан 13 декабрь көнне А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин исем. музейда Г. Ибраһимов исем . Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова инициативасы белән Татарстан Республикасы рәссамнары белән очрашу узды. 
      Ф.И. Шаляпинга багышланган мемориаль бүлмә булдыру, музей фондларын тулыландыру, бөек вокалистның туганнары һәм коллекционерлар белән элемтәләр урнаштыру турында фондларның баш саклаучысы Мирзина Флора Фәрит кызы сөйләде. 
      ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре, музыка белгече Юнысова Гүзәл Фәйзрахман кызы чыгышында сүз Ф. Шаляпин тавышының үзенчәлекләре (бас кантанте) һәм җырчының актерлык сәләте турында барды. Алга таба «Шаляпин һәм Казан» темасына аерым тукталып, ул рәссамнарга үз иҗатларында яктырту өчен, заманында Федор Иванович булган Казан биналары, бөек башкаручы белән якыннан таныш булган шәхесләр, Ф. Шаляпинга багышланган объектлар, шулай ук җырчының автобиографик әсәрләре белән бәйле сюжет линияләрен тәкъдим итте.


Возврат к списку