ТӘҺСИ галимнәре В.А. Богородицкийның фәнни мирасына багышланган конференциядә катнаштылар

ТӘҺСИ галимнәре В.А. Богородицкийның фәнни мирасына багышланган конференциядә катнаштылар 15.12.2022       ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре Ф.К. Сәгъдиева, Ә.К. Булатова һәм А.Ә.Бәдретдинованың «В.А.Богородицкийның фәнни мирасы һәм Казан лингвистика мәктәбен өйрәнүнең заманча векторы» дип аталган халыкара фәнни конференциядәге чыгышлары катнашучыларда зур кызыксыну уятты. 
     Чара 2022 елның 6-7 декабрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узды. Гомуми лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Сәгъдиева Фәүзия Кәбир кызының доклады татар телендә метафорик күчерүләрнең ассоциатив рәтләренә һәм модельләренә, лексикология һәм диалектология бүлегенең кече фәнни хезмәткәре Бәдртдинова Алсу Әнис кызының – авыл тормышы турындагы телевизион программаларны халык телен өйрәнү чыганагы буларак файдалану үзенчәлекләренә багышланган иде. Лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Булатова Әлфия Кәрим кызы «Азнакай районында яшәүче татарлар сөйләмендәге лексик үзенчәлекләр» дигән темага доклад ясады. ТӘҺСИ хезмәткәрләре чыгышлары «В.А. Богородицкий һәм төрки тел гыйлеме» секциясендә яңгырады. 
     Гомумән алганда, конференциядә хәзерге тел белеменең башында Казан лингвистика мәктәбе вәкилләре торган актуаль юнәлешләре турында фикер алышу оештырылды. Алар арасында СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, агымдагы елда тууына 165 ел тулган В.А.Богородицкий (1857-1941) да бар. 
      Конференция «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.

Возврат к списку