Туган телләрне укыту мәсьәләләре буенча вебинар

Вебинарда методик комплектларны туган телләр һәм әдәбиятларны укытуда куллану, аларда төбәк һәм этномәдәни үзенчәлекләрнең чагылышы, бу юнәлештә эшләүче Пермь крае, Адыгея, Марий Эл, Татарстан республикалары педагогик һәм фәнни хезмәткәрләренең эш тәҗрибәсен яктырту мәсьәләләре каралды.
Лилия Гыйниятуллина үз чыгышында катнашучыларны туган (татар) теленнән УМК ярдәмендә этномәдәни компетенция формалаштыру мөмкинлеге белән таныштырды, Гөлназ Мөхәрләмова ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан эшләнгән татар әдәбияты буенча эшләнгән укыту-методик комплектларында каралган этномәдәни компонентлар турында сөйләде.