Тәрҗемә мәсьәләләре буенча семинар

Тәрҗемә мәсьәләләре  буенча семинар 16.12.2022       15 декабрьдә ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре республика муниципаль берәмлекләренең норматив-хокукый документлар һәм рәсми визуаль мәгълүматны тәрҗемә итү белән шөгыльләнүче хезмәткәрләре өчен онлайн-семинар уздырды. 
     Чара кысаларында татар телен Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак элмә такталар, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның аншлаглары текстларында куллану мәсьәләләре каралды. Семинарда игтибар төрле мәгълүмат такталарында, ел дәвамында килештерү өчен институтка кергән рәсми визуаль мәгълүмат текстларында очрый торган хаталарга бирелде (билгеле булганча, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасының атамалардагы һәм исемнәрдәге хаталарга кагылышлы категориясендә ТӘҺСИ модератор булып тора). 
      Актуаль темаларга докладлар белән гомуми лингвистика бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Бәхтияр Миңнуллин һәм шул ук бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Рифат Мирхаев чыгыш ясады. Аерым алганда, рәсми визуаль мәгълүмат текстларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында төзү мәсьәләләре кузгатылды, тәрҗемә эше барышында узган семинарда җентекләп аңлатылган мәсьәләләрдән – ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнгән Сүзлекләрнең электрон фондын (http://suzlek.antat.ru/indexR.php) һәм «Рәсми визуаль мәгълүмат текстларында татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак куллану принциплары һәм кагыйдәләре» методик белешмәлеген  (http://www.antat.ru/ru/identichnost-vyvesok/Методичка_Принципы%20и%20правила%20использования%20татарского%20языка.pdf)   файдалану мөмкинлекләре искәртелде.

Возврат к списку