ТӘҺСИдә традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү тәҗрибәсе турында фикер алыштылар

Конференциядә традицион мәдәниятнең төрле формаларындагы тарихи үзенчәлекләр, шулай ук Татарстанда, Төньяк Кавказ (Дагстан, Ингушетия) республикаларында, Кавказ арты (Азәрбайҗан, Грузия) һәм Үзәк Азия (Казакъстан, Үзбәкстан) илләрендә этномәдәниятны саклау һәм үстерү мәсьәләләре каралды.
Конференциядә катнашучылар үз чыгышларында әлеге тәҗрибәне үзләштерү милли мәдәният традицияләрен формалаштыруга, милли характерның әхлакый һәм этник нигезләрен торгызуга, традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү өлкәсендә максатчан дәүләт сәясәтен булдыруга ярдәм итәр дигән ышаныч белдерделәр.
Конференция материаллары аерым җыентык (Опыт сохранения и развития традиционной культуры в современном мире: Материалы I Международной научной конференции. Казань, 16 декабря 2022 г. – Казань, 2022. – 168 с.: ил.) буларак дөнья күрде һәм чарада катнашучыларга җиткерелде.
