«Фәнни Татарстан» журналының 2022 елгы 4 нче саны дөнья күрде
09.01.2023
«Фәнни Татарстан» журналының 2022 елгы 4 нче саны дөнья күрде. Анда, гадәттәгечә, Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре, шулай ук республика, башка төбәк учреждениеләре галимнәренең төрки тел белеме, әдәбияты, сәнгатенең актуаль проблемалары буенча фәнни мәкаләләр урын алды.
Чыгарылышны филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе фәнни хезмәткәре, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Флер Гыйлемшинның «XIX гасырның икенче яртысы – ХХ гасыр башы кыйсса әсәрләрендә саннарның кулланыш үзенчәлекләре» дигән мәкаләсе ача. Авторның тикшеренү объекты булып хәзерге татар әдәби теле нормаларын формалаштыруга җитди йогынты ясаган текстлар тора. Алга таба «Тел белеме» бүлеген филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикология һәм диалектология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Гөлинә Гыйләҗетдинованың «ХVII гасыр рус сатирик әдәбиятында төрки сүзләр» һәм филология фәннәре докторы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар тел белеме кафедрасы доценты Айрат Йосыповның «XIX гасыр (суфичылык) поэзиясе телендә гарәп һәм фарсы чыгышлы ярдәмлек сүзләрнең үзләштерелеше» мәкаләләре дәвам итә.
ТР ФА Гамәли семиотика институтының бер төркем галимнәре – институт директоры, физика-математика фәннәре кандидаты Ринат Гыйльмуллин, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Вилүзә Гафарова, филология фәннәре кандидаты, фәнни хезмәткәр, КФУның билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы доценты Булат Хәкимовның мәкаләсе бүгенге көндә актуаль булган табигый телләрне автоматик рәвештә эшкәртү кысаларында исемләнгән объектларны тану проблемасына багышланган.
«Тел белеме» рубрикасы ТӘҺСИнең лексикология һәм диалектология бүлеге кече фәнни хезмәткәре Алсу Бәдретдинованың «Милли-мәдәни мирас күренеше буларак татар теле сөйләшләренең аваз үзенчәлекләре» дигән мәкаләсе белән тәмамлана.
«Әдәбият белеме» бүлегендә басылган мәкаләсендә филология фәннәре докторы, профессор Әнвәр Шәрипов татар шагыйре Сирин (Батыршин Сирин Хәниф улы) тормышы һәм иҗатының укучыга аз билгеле булган фактларын ачып бирә. Автор Сирин иҗатының үзенчәлекләрен күрсәтә, татар шигъриятендә синтетизм проблемасына туктала, шагыйрь әсәрләрендә чагылыш тапкан чынбарлыкның тулы картинасын тәкъдим итә.
ХХ гасырның икенче яртысында татар шигъриятендә лирик герой концепциясенең үсеш үзенчәлекләре һәм үзгәреше турында филология фәннәре докторы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Йосыпова мәкаләсендә сүз бара. КФУның Алабуга институты доценты, филология фәннәре кандидаты Фәридә Габидуллинаның мәкаләсендә Ф. Бәйрәмованың «Кыңгырау» повестенда «кыңгырау» символының идея-эстетик функцияләре ачыклана.
Шул ук рубрикада Нәфыйк Яһудинның «Атлы казаклар» (1941) романына анализ филология фәннәре кандидаты, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетының чит телләр һәм тел белеме кафедрасы доценты Әлфия Мотыйгуллина материалында урын ала. Алдагы мәкаләдә «Дәфтәре Чыңгызнамә» әсәренең төп идеясен һәм идея-эстетик кыйммәтен ТӘһСИнең Язма мирас үзәге фәнни хезмәткәре Айгөл Хәсәнова ачып бирә.
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты Гөлсинә Хафизова мәкаләсендә Азнакай районы авылларында җыелган фольклор материаллары нигезендә татар халкының бала тууга бәйле йолаларының бүгенге көндәге торышына бәя бирелә («Халык иҗаты» бүлеге).
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты аспиранты Данир Әхмәтов материалында («Тарих сәхифәләре» бүлеге) Татарстан АССРда балигъ булмаганнар арасында сукбайлык һәм күзәтүчесезлеккә каршы 1945-1953 елларда формалашкан көрәшү чаралары карала. Мәкалә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының документлары, милиция хезмәткәрләренең шәхси хатирәләре, газета һәм журналлар материалларына нигезләнеп әзерләнгән.
Милли мәгариф мәсьәләләренә «Фәнни Татарстан»ның бу санында ике мәкалә багышланган. Беренчесендә филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Мөслимә Шәкүрова тарафыннан педагогика өлкәсендә күренекле методист М.А. Фазлуллинның фәнни-дидактик мирасы өйрәнелсә, икенчесендә Россия ислам институты мисалында татар теле дәресләрендә вәгазь текстлары белән эшләүнең төп этаплары анализлана (авторлары – филология фәннәре кандидатлары, Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы укытучылары – доцент Гүзәл Батыршина һәм Венера Хәсәншина-Гарипова).
Мөнәҗәт жанрын ислам һәм гомумтөрки шигъри-музыкаль традицияләр контекстында чагыштырма өйрәнү мәсьәләләре ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Гөлназ Гыйлемҗанова материалында тикшерелә; шул ук үзәкнең фәнни хезмәткәре Гүзәл Юнысова мәкаләсендә татар бишек җырлары текстларына ислам йогынтысы белән бәйле үзенчәлекләр турында сүз бара.
«Төгәл фәннәр» бүлегендә ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Әнис Галимҗанов һәм Казан дәүләт энергетика университеты аспиранты Ринат Галимҗановның зур мәгълүмат массивларын эшкәрткәндә кулланылучы нейрон челтәрләре тигезләмәләре һәм аларны чишү ысулларына багышланган тикшеренүләре урын алган.
2022 елның ноябрендә язучы, әдәбият белгече, татар әдәбияты тарихында аерым урын алып торган тәнкыйтьче Гали Рәхимнең тууына 130 ел тулды. Заманында аның фәнни хезмәтләре күп газета һәм журналларда бастырылса да, хәзер алар белән бик аз кеше таныш. «Фәнни ядкярләр» бүлеге журнал укучыларына Г. Рәхимнең Татар академия театры сәхнәсендә «Ханбикә» трагедиясе (М. Зәитов әсәре буенча) куелу уңаеннан язылган тәнкыйть мәкаләсен тәкъдим итә. Ул басмага филология фәннәре кандидаты, текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Хөснетдинова тарафыннан әзерләнгән.
«Фәнни Татарстан»ның һәр саны укучыларны татар халкының мәдәниятендә һәм тарихында тирән эз калдырган шәхесләр белән таныштырып килә. Әлеге чыгарылыштагы «Шәхесләребез» бүлегенең бер мәкаләсе рәссам Бакый Урманчега багышланган. Ул музыкаль сәләткә, зур диапазонлы тавышка ия булган чын җырчы, татар моңын тирәнтен аңлаган һәм аңа мөкиббән киткән шәхес була. Этномузыка белгече, сәнгать белеме кандидаты, Россия сәнгать тарихы институтының (Санкт-Петербург) өлкән фәнни хезмәткәре Наилә Әлмиева мәкаләсендә Б. Урманченың күпкырлы таланты турында сүз бара.
Бу бүлекнең икенче тикшеренүе тел белемен өйрәнүгә зур өлеш керткән Үзбәк Байчураның биографиясе һәм фәнни эшчәнлеге турында сөйли. Мәкаләне язганда, төп чыганак буларак, автор – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәре Гөлнира Хөсәенова тарафыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә сакланучы Үзбәк Байчура тупланмасы материаллары кулланылган.
Соңгы елларда метрик китапларны өйрәнү актив үсеш алды, бу юнәлештә аерым хезмәтләр барлыкка килде. Метрика кенәгәләре ни сөйли? Г.Ч. Фәйзуллина һәм Э.Х. Кадыйрованың Тубыл губернасының Тубыл өязе XIX гасыр һәм XX гасыр башы кулъязма метрика китапларын өйрәнүгә багышланган «Чебургинские мечетные книги Тобольской губернии XIX – начала XX веков» (Монография. 2-е изд., доп. Казань: Отечество, 2021. 200 с.) [Файзуллина, Кадирова, 2021], «Ашлыкские (Лайминские) мечетные книги Тобольской губернии XIX – начала XX веков» (Монография. Казань: Отечество, 2022. 213 с.) [Файзуллина, Кадирова, 2022], «Комаровские мечетные книги Тобольской губернии XIX – начала XX веков» (Казань: Отечество, 2021. 335 с.) [Файзуллина, Кадирова, Фаизова, 2022] хезмәтләренә филология фәннәре докторы, профессор, КФУның татар филологиясе кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина бәяләмәсе белән «Яңа китаплар» бүлегендә танышырга мөмкин.
Югарыда атап үтелгән материаллар, шулай ук Татарстан Республикасындагы фәнни һәм мәдәни юнәлештәге яңалыклар, чыгарылыш материалларына фотоиллюстрацияләрне «Фәнни Татарстан» журналының 2022 ел дүртенче санында табарга мөмкин.
Басманың электрон версиясе белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: http://ft.antat.ru .
