Милли-мәдәни мирасыбыз турында
10.01.2023
ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова 9 гыйнварда «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалында чыгып килүче «Таяну ноктасы» тапшыруының быелгы беренче чыгарылышында катнашты.
Билгеле булганча, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән 2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Агымдагы ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак та билгеләп үтеләчәк.
Әлеге карарларны тормышка ашыру кысаларында республикада нинди чаралар узачак? Билгеләнгән юнәлешләрдә эш даими, системалы рәвештә алып барылсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Әлеге сорауларга җавапны «Таяну ноктасы» студиясендә галимнәр, министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре бергәләп эзләде.
Бу турында тулырак түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин:
https://tnv.ru/tv-projects-item/tayanu-noktasy/.
Фото "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалы сайтыннан алынды.
