«Дастаннар елы» башланды
11.01.2023
Кичә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Дастаннар елы башлануга багышланган матбугат конференциясе узды, анда Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов катнашты.
2023 ел, Дастаннар елы дип, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы тарафыннан игълан ителде. Матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров хәбәр иткәнчә, бу уңайдан махсус чаралар Татарстанда гына түгел, Россиянең татарлар күпләп яши торган башка төбәкләрендә дә узачак.
Дастаннар елына багышланган чараларны үткәрүдә фәнни оешмаларның роле аеруча зур булачак. Дастаннарны өйрәнү, популярлаштыру буенча Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан башкарылган эш турында матбугат конференциясендә Олег Хисамов сөйләде. Аерым алганда, ул дастаннарны өйрәнү юнәлешендәге фәнни мәктәп булдырылу, саллы фәнни хезмәтләр әзерләнү, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау, фәнни чаралар оештырылу һ.б.ны билгеләп үтте. Татар телендә 25 томлы «Татар халык иҗаты» һәм рус телендә 15 томлы «Татарское народное творчество» басмалары әзерләнүгә аерым тукталып, әлеге басмаларда дастаннарның аерым томнар буларак урын алуын хәбәр итте.
Матбугат конференциясенең язмасы «Татар-информ» агентлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган:
https://www.tatar-inform.ru/news/vsemirnyi-kongress-tatar-obyavil-god-dastanov-5892497
Фото «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтыннан алынды.
