Таныш булыгыз: яңа китап

Таныш булыгыз: яңа китап 17.01.2023      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаровның «Татар драматургиясе: күзәтүләр, иҗат портретлары» дип аталган фәнни һәм тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы дөнья күрде (Ханзафаров Н.Г. Татар драматургиясе: күзәтүләр, иҗат портретлары: фәнни һәм тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: ТӘһСИ, 2022. – 264 б.). 
     Әлеге җыентык, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләп, ярты гасырдан артык гомерен татар гуманитар фәне өлкәсенә багышлаган Н. Ханзафаровның 85 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнде (төзүчесе – филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ф.Х. Миңнуллина). 
     Китап өч бүлектән тора. Беренче бүлектә галимнең 1980 еллардан алып, бүгенге көнгә кадәр төрле җыентыкларда, фәнни басмаларда, журналларда дөнья күргән күзәтү характерындагы мәкаләләре тәкъдим ителә. Алар XX–XXI гасыр башы татар сәхнә әдәбияты тарихының үзенчәлекле сәхифәләрен эзлекле күзалларга ярдәм итә. Икенче бүлектә төрле чорларда яшәгән драматургларның әдәби-эстетик карашларын, сәнгати эзләнүләрен, аерым әсәрләрендәге табышларны чагылдырган язмалар тупланган. Әлеге мәкаләләр драматургиядә үз мәктәбен булдырган яисә аның үсеш-үзгәрешенә зур йогынты ясаган әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлын, әдәби иҗатта традицияләр һәм яңачалык мөнәсәбәтен тулырак ачарга, аңларга мөмкинлек бирә. Өченче бүлектә Н. Ханзафаровның күпкырлы фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлегенә караган язмалар урын алган. Аларда ул үзенчәлекле шәхес һәм татар гуманитар фәне үсешенә җитди өлеш керткән талантлы галим буларак бәяләнә. 
     Китап татар әдәбияты тарихы, драматургиясе белән кызыксынучыларга, театр әһелләренә, укытучыларга, студентларга тәкъдим ителә.

Возврат к списку