Театрга багышланган гомер
19.01.2023
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Татарстан сәнгать белгечләре» сериясендә дөнья күргән өченче китап XX гасырның икенче яртысы – XXI гасыр башы әйдәп баручы театр белгечләренең берсе Дания Әхәт кызы Гыймранова эшчәнлегенә багышланган (Салихова А.Р. Дания Ахатовна Гимранова (1937–2014): С театром по жизни / А.Р. Салихова. – Казань: ИЯЛИ, 2022. – 48 с.: ил. – (Искусствоведы Татарстана: книга третья).
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясе һәм Тататарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Дания Гыймранова – кырык елдан артык гомерен, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләп, татар сәхнә сәнгатен өйрәнүгә багышлаган шәхес. Аның күпсанлы хезмәтләре арасында монографияләр, фәнни мәкаләләр, иҗади портретлар, бәяләмәләр, мәдәни вакыйгаларга күзәтүләр һ.б. бар.
Татар театры үсешенә зур йогынты ясаган әлеге галим эшчәнлеге басмада киң тарихи фонда тасвирлана. Басма ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Д.А.Гыймранованың кызы Айгөл Салихова (Габәши) мәкаләсе белән ачыла. Алга таба Д. Гыймранова турында төрле вакытта газеталарда һәм журналларда басылып чыккан материаллар белән танышырга мөмкин. Китапта Д.А. Гыймранова хезмәтләре исемлеге һәм гаилә архивыннан фотолар да урын алган.
«Татарстан сәнгать белгечләре» – сәнгать өлкәсендә лаеклы урын алып торган шәхесләргә багышланган серия. Бу сериянең беренче ике китабы 2020 елда дөнья күргән иде. Алар Казандагы сынлы сәнгать музеен оештыручы Г.Могильникова һәм XX гасыр икенче яртысы – XXI гасыр башы сәнгать белемендә әйдәп баручы белгеч Д. Вәлиеваның эшчәнлегенә багышланган.
