ТӘҺСИ хезмәткәрләре «Интеллект. Мәдәният. Карьера» конференциясе эшендә катнашты
07.02.2023
ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов һәм Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме кандидаты Людмила Шкляева 4 февральдә мәктәп укучыларының «Интеллект. Мәдәният. Карьера» конференциясендә татар теле һәм гамәли сәнгать секцияләренең эксперт комиссиясе әгъзалары сыйфатында катнашты.
Казан шәһәре Совет районының 90 нчы гимназиясендә Россия фәне көне алдыннан үткәрелә торган әлеге конференциянең төп максаты – интеллектуаль һәм иҗади яктан сәләтле балаларны ачыклау. Ел саен оештырыла торган әлеге чарада Татарстанның төрле районнарыннан 3-11 сыйныф укучылары катнашты.
Конференция эшенә йомгак ясап, ТӘҺСИ галимнәре фәнни-тикшеренү һәм проект эшчәнлегендә анализ ясау, сәбәп-нәтиҗә элемтәләрен ачыклау, гомумиләштерү осталыгының гаять мөһим булуын ассызыкладылар.
