Актуаль мифологик традиция контекстында хәзерге татар прозасы

Актуаль мифологик традиция контекстында хәзерге татар прозасы 09.02.2023       Филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең гыйльми секретаре Ләйлә Дәүләтшинаның Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында дөнья күргән монографиясе XX гасыр ахыры һәм XXI гасыр башы татар прозасын мәдәниятнең этник компонентлары контекстында өйрәнүгә багышланган (Современная татарская проза в контексте актуальной мифологической традиции: монография / Л.Х. Давлетшина. – Казань: ИЯЛИ, 2022. – 312 с.). 
     Татар халкының дини-мифологик күзаллауларын һәм әдәби әсәрләрне киң планда анализлау авторга бүгенге көн татар прозасы белән бәйле күпкырлы мәсәьәләләрне яктыртырга мөмкинлек бирә. Хезмәттә татар прозасында чагылыш тапкан традицион сюжет һәм образларның мифологик ышанулар системасына бәйле рәвештә үсеш-үзгәреше, әдәбият һәм фольклорның үзара бәйләнеше, татар мифологиясендә урын алган мифологик персонажлар типологиясенә һ.б. кагылышлы сорауларга җавап бирелә. 
      Китап әдәбият, мәдәният, фольклор белгечләре һәм татарларның рухи мәдәнияте белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.

Возврат к списку