Россия фәне көнендә ТӘҺСИнең соңгы елларда дөнъя күргән басмалары тәкъдим ителде

Россия фәне көнендә ТӘҺСИнең соңгы елларда дөнъя күргән басмалары тәкъдим ителде 08.02.2023       Россия фәне көненә багышланган тантаналы утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкының уникаль мәдәни мирасын саклау эшенә Татарстан Фәннәр академиясенең зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Бу югары бәя, һичшиксез, Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына да карый. ТӘҺСИнең эшчәнлеге белән соңгы елларда чыккан басмаларны тәкъдим итү барышында чарада катнашучыларны институт директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин таныштырды. 
      Экспозициядә татар филологиясе, сәнгать белеме буенча, моннан тыш Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә әзерләнгән татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре, методик әсбаплар тәкъдим ителгән иде. Ким Миңнуллин республикада чыгучы татар теленә бәйле төрле типтагы сүзлекләрнең күпчелеге дә ТӘҺСИдә әзерләнүен, Академия нәшриятында басылган китапларның электрон версияләре рәсми сайтта урнаштырылып барылуын, сүзлекләрнең дә электрон фонды эшләнеп, бүгенге көндә анда төрле елларда әзерләнгән 40 тан артык сүзлек урнаштырылуын, шулай ук башка күпсанлы электрон проектлар да урын алуын әйтеп үтте. 
      1930 еллардан башлап, институт республикабызда һәм Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең мәдәни байлыгын – тел, гореф-гадәт, җыр-бию, йорт төзү-бизәү үзенчәлекләрен, ташъязмаларын өйрәнү белән шөгыльләнә. Соңгы биш елда гына да Россия төбәкләренә, Кыргызстан, Үзбәкстан республикаларына барлыгы егермедән артык фәнни экспедиция оештырылды. Тупланган материаллар «Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» исемендәге җыентыкларда, башка төр китапларда дөнья күрә. Институт, гомумән алганда, елына 50 ләп исемдәге хезмәтне дөньяга чыгара, аларны эшләүдә республиканың дәүләт программалары бик зур ярдәм булып тора. 
     ТӘҺСИнең алдагы фәнни стратегик үсешен Ким Миңнуллин төрки дәүләтләр белән берлектә халыкара проектларны активлаштыру, Идел-Урал буе республикалары белән уртак фәнни тикшеренүләр үткәрү, заманча электрон проектлар эшләү юнәлешен көчәйтү, яңа буын югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә күрүен билгеләп үтте. 
     Татарстан Фәннәр академиясе фойесында тәкъдим ителгән әлеге экспозиция белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов һәм чараның күпсанлы кунаклары танышты.

    

Возврат к списку