ТӘҺСИнең яңа китабы: 25 томлык «Татар халык иҗаты» тупланмасының икенче томы
10.02.2023
25 томлык «Татар халык иҗаты» тупланмасының «Йола фольклоры» дип аталган икенче томы (Татар халык иҗаты: 25 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2022. – 2 т. : Йола фольклоры / [төз., иск. һәм аңл. әзерл., кереш сүз авт. Л. Х. Дәүләтшина]. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2022. – 541 б.) 2022 ел ахырында дөнья күрде.
«Татар халык иҗаты»ның 25 томлыгы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнә. Күптомлык моңа кадәр дөнья күргән унөчтомлык академик басмага кергән материалларны да, аларга керми калган үрнәкләрне дә һәм академик томнар чыкканнан соң табылган фольклор җәүһәрләрен дә игътибар үзәгенә алуны күздә тота. Бу эшнең максаты – халыкның рухи байлыгын үзенә кайтару, аны популярлаштыру, тарихка кертеп калдыру, фольклордагы күпгасырлык табышларны бербөтен итеп күзаллап, күпьеллык фәнни-тикшеренү нәтиҗәләрен гомумиләштерү.
Егерме биш томнан торган «Татар халык иҗаты» басмасының икенче томына татар халкының йола фольклорына мөнәсәбәтле жанрларга караган поэтик үрнәкләр (ырымнар, келәүләр, йола җырлары, такмаклар, арбаулар, алкышлар, сыктаулар һ.б.) урнаштырылды. Кереш сүздә, искәрмәләр һәм аңлатмалар бүлегендә татар йола фольклорының өйрәнелү тарихы, бүгенге торышы, жанрлар системасы һәм чыганаклар хакында бай мәгълүмат тәкъдим ителә.
