Фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсе бирү турында дипломнар тапшыру
17.02.2023
16 февралендә узган Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президиум утырышында 2022 елда Д022.006.02 диссертация советы каршында диссертацияләрен уңышлы яклаган галимнәргә тантаналы рәвештә филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен бирү турында дипломнар тапшырылды.
Алар арасында Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Гыйниятуллина Лилия Миңнулла кызы һәм Надыршина Ләйсән Рәдиф кызы да бар. Дипломнарны тапшырып, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов аларга киләчәктә да зур уңышлар теләде.
Хезмәттәшләребезне әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйбыз, аларга чын күңелдән сәламәтлек, яңа фәнни ачышлар һәм һөнәри казанышлар телибез.

Фото Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтыннан алынды.
