Музыка турында китап тәкъдим ителде
17.02.2023
15 февральдә ТӘҺСИнең конференц-залында Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Гүзәл Юнысованың «Музыка дөньясы» китабын тәкъдим итү чарасы узды.
Авторның төрле елларда чыккан басмаларыннан һәм чыгышларыннан төзелгән әлеге җыентыкка Казан музыкаль мәдәниятенең кайбер күренешләренә, аерым композиторларга һәм башкаручыларга (Ф.И.Шаляпин, С.А. Гобәйдуллина, С.З. Сәйдәшева, Н.Г. Җиһанов, Ф.З. Яруллин), татар музыкаль фольклоры, фәнни һәм уку учреждениеләре, архив фондлары эшчәнлегенә багышланган хезмәтләр тупланган.
Чара шәһәрнең уку йортлары (балалар музыка мәктәпләре, Н.Г.Җиһанов исем. консерватория, Россия ислам институты) укытучылары һәм студентлары, Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәрләре, Ислам мәдәнияте музее, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле (баш хормейстер Н.Гәрәев), Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында узды. Очрашу барышында төрле учреждениеләр һәм шәхесләр эшчәнлеге, ноталы кулъязмалар бастыруга әзерлек проблемалары, башкаручылар өчен музыка белгечләре эшләренең әһәмияте турында фикер алышынды.
«Кави – Сәрвәр» операсы авторы, пианистка һәм композитор М.Хәйруллина фортепианода «Сарман» татар халык җыры темасына фантазиясен тәкъдим итте. Концерт номерлары белән шулай ук Н. Җиһанов исем. Казан дәүләт консерваториясе укытучысы А.Семикин (фортепиано) һәм студент Д. Нәбиуллина (вокал) чыгыш ясады. Алар Э.Низамовның («Бәлки син») һәм Ф. Надененконың «Последние цветы» җырларын, шулай ук Ф. Шубертның фортепиано экспромтын башкардылар.
