Язма мирас үзәгендә басмага әзерләнгән фәнни хезмәтләрне тәкъдим итү уңаеннан матбугат конференциясе
20.02.2023
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә басмага әзерләнгән фәнни хезмәтләрне тәкъдим итү уңаеннан матбугат конференциясе узды.
ТӘҺСИнең язма мирасны туплау, өйрәнү һәм фән мәйданына кую буенча эшчәнлеге белән чарада Язма мирас үзәге мөдире, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тектология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Әнисә Алиева һәм Язма мирас үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ләйлә Гарипова таныштырды.
Бу турыда тулырак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://tatar-inform.tatar/conferences/g-ibra-imov-isemend-ge-tel-d-biyat-m-s-ngat-institutyny-yazma-miras-z-ge-basmamlaryn-t-kdim-it-g-bagyshlangan-mtabugat-konferenciyase-5852076
Фото «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтыннан алынды.
