«Гомуми белем бирүнең яңартылган стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел һәм әдәбият предметларыннан яңа УМКлар» темасына төбәкара түгәрәк өстәл

«Гомуми белем бирүнең яңартылган стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел һәм әдәбият предметларыннан яңа УМКлар» темасына төбәкара түгәрәк өстәл 20.02.2023       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Гомуми белем бирүнең яңартылган стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел һәм әдәбият предметларыннан яңа УМКлар» темасына милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган төбәкара түгәрәк өстәлдә Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм Татарстанда туган телләрне һәм әдәбиятларны укыту, яңа укыту-методик комплектлары төзү мәсьәләләре турында сүз барды. 
     Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина катнашты. Чарада катнашырга теләк белдергән галимнәрне, РФ төбәкләренең Мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләрен, методистларны, туган тел һәм әдәбияттан УМК авторларын Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов сәламләде. 
     Онлайн форматта оештырылган түгәрәк өстәлдә Доржи Банзаров исемендәге Бурят дәүләт университетының бурят теле һәм әдәбияты Югары мәктәбе директоры, сәясәт фәннәре кандидаты Гарма-Ханда Гунжитова, шушы ук югары уку йортының бурят теле һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Баирма Цырендоржиева бурят теле һәм әдәбиятыннан төзелгән УМКлар белән таныштырдылар, төбәктә туган телнең ни дәрәҗәдә саклануына басым ясадылар. Филология фәннәре докторы, И.Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетының чуваш теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры, Чувашстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Альбина Мышкина 10-11 сыйныфлар өчен әзерләнгән «Туган телдә (чуваш телендә) әдәбият» дәреслек-хрестоматиясенең төзелеше һәм эчтәлеге турында сөйләде. Кабарда-Балкар Республикасы Мәгариф министрлыгы вәкиле, Балкар теле лабораториясе мөдире Люба Конакованың доклады балкар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә, шушы ук республиканың Гуманитар тикшеренүләр институты – Россия Фәннәр Академиясе Кабарда-Балкар фәнни үзәгенең карачай-балкар әдәбияты секторы мөдире, филология фәннәре докторы Алена Гузиева (Сарбашева) чыгышы балкар әдәбиятыннан 10-11 сыйныфлар өчен дәреслек төзү тәҗрибәсенә багышланган иде. М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының Филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Насипов Башкортстан Республикасының рус телендә белем бирү оешмалары өчен татар теленнән дәреслекләр әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Туган тел (башкорт теле)» предметыннан әзерләнгән яңа дәреслекләрнең эчтәлеге белән филология фәннәре кандидаты, Уфа Фән һәм технологияләр университеты доценты Мөнир Карабаев таныштырды. 
     ТӘҺСИнең милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова һәм шушы бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Лилия Гыйниятуллина татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан институтта әзерләнгән укыту-методик комплектлары турында сөйләде. 
    Төбәкара түгәрәк өстәл эшендә видеоэлемтә аша Адыгея, Дагстан, Карачай-Черкес, Марий Эл, Мордовия, Төньяк Осетия-Алания, Удмуртия, Чечня, Саха (Якутия), Коми республикаларыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән вәкилләр катнашты. Барлык катнашучылар да, актуаль, эчтәлекле чара оештырган өчен, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына зур рәхмәтләрен җиткерде һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итү теләкләрен белдерде.

Возврат к списку