ТӘҺСИнең электрон сүзлекләре

ТӘҺСИнең электрон сүзлекләре 21.02.2023       Халыкара туган тел көнендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган чираттагы матбугат конференциясендә сүз Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать Институтында әзерләнгән электрон сүзлекләр турында барды. 
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләнгән «Сүзлекләрнең электрон фонды» (http://suzlek.antat.ru/index.php) һәм «Татарстан Республикасы топонимнары каталогы» (https://toponym.antat.ru) электрон проектлары турында конференциядә институтның лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Сәфәров Ринат Таһир улы һәм гомуми лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Рифат Фирдинат улы Мирхаев сөйләде.
     Тулырак бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://tatar-inform.tatar/conferences/g-ibra-imov-isemend-ge-tel-d-biyat-m-s-ngat-institutyny-elektron-s-zlekl-ren-bagyshlangan-matbugat-konferenciyase-5852078 

 Фото «Татар-информ» агентлыгы сайтыннан алынды.

Возврат к списку