Виктор Федоров альбомын тәкъдим итү чарасы
17.02.2023
ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме кандидаты Ольга Улемнова халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виктор Кронидович Федоровның тормышы һәм иҗаты турындагы яңа альбомны тәкъдим итү чарасында катнашты һәм чыгыш ясады.
Ольга Улемнова – ХХ гасырның икенче яртысында Татарстанда күренекле сәнгать осталарының берсе булган Виктор Федоровның күпкырлы иҗатына багышланган альбомны төзүче-авторларның берсе («Виктор Фёдоров. Монументальное искусство, живопись, графика» / [авторы-составители: А.И. Фёдорова, Ф.М. Миннигулова, О.Л. Улемнова; авторы статей: Д.И. Ахметова, Д.К. Валеева, Ф.М. Миннигулова, О.Л. Улемнова. – Казань: Заман, 2022. – 268 с.). Тууына 80 ел тулуга багышланган әлеге басмага В. Федоровның рәсем сәнгате генә түгел, графикасы, шулай ук монументаль сәнгать үрнәкләре булган фасад һәм интерьер мозаикасы һәм фрескалары, витражлары да кергән.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узган әлеге чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре, рәссамның хатыны Антонина Ивановна һәм Татарстанның башка мәдәният эшлеклеләре чыгыш ясады.

