Дастан: рәссамнар әдәбиятны ничек күзаллый?

Әлеге проект кысаларындагы «Дастан: рәссамнар әдәбиятны ничек күзаллый?» дип аталган чарада әдәбият белгечләре, фольклорчылар, язучылар, тарихчылар, театр эшлеклеләре катнашты. Очрашуда татар дастаннары, бу жанрның төп үзенчәлекләре, «Идегәй» дастанының вариантлары, аның ногай, кыргыз, казакъ дастаннарыннан аермалары һ.б. турында сүз барды.
Лилия Мөхәммәтҗанова үзенең чыгышында татар дастаннарының фольклор һәм әдәби жанрлар системасындагы урыны һәм роле, аларның үзенчәлекләре, татар китаби дастанының тирән традициясе булуы, милли тарихи-мәдәни процесс белән дастаннар арасындагы бәйләнеш турында сөйләде, төрки һәм татар дастаннарының төрләрен тасвирлап, татарларның эпик иҗаты үрнәкләреннән мисаллар китерде, бүгенге җәмгыятьтә жанр трансформациясе процессларын анализлады.
Әңгәмәдә шулай ук тарих фәннәре докторы, ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре И.Л. Измайлов, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры театрының баш режиссеры Т.Р. Имаметдинов һ. б. катнашты.