«Россиянең язма мирасын цифрлаштыру: проблемалар һәм перспективалар» темасына түгәрәк өстәл

«Россиянең язма мирасын цифрлаштыру: проблемалар һәм перспективалар» темасына түгәрәк өстәл 27.03.2023       22 мартта Россия тарих җәмгыяте йортында язма мирасны цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды. Аның эшендә ТР Фәннәр академиясе Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре – Язма мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты И.Г. Гомәров, шул ук үзәкнең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты А.М. Ахунов катнашты. 
     Әлеге чара барышында Сбер һәм Россия тарих җәмгыятенең Петр I кулъязмаларын цифрлаштыруга юнәлдерелгән уртак «Digital Пётр» проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясалды, гарәп графикасындагы китаплар һәм Тибет кулъязмалары мисалларында цифрлаштыруны үстерү перспективалары каралды. 
     Язма мирас үзәге җитәкчесе И.Г. Гомәров түгәрәк өстәлдә катнашучыларны ТӘҺСИ галимнәренең язма мирас материалларын цифрлаштыру буенча эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Үз чыгышында ул институт эшендә татар язма мирасын саклау юнәлешендәге заманча ысуллар турында сөйләде, гарәп графикасындагы текстларны кириллицага күчерүче «Miras-Tat» программасын тәкъдим итте. 
     А.М. Ахунов Россия Федерациясендә гарәп графикасындагы язма мирасны цифрлаштыру торышына кыскача күзәтү ясады, фәнни әйләнешкә яңа чыганакларны кертүнең тарихи үткәнебезне яхшырак күзаллауга үз өлешен кертәчәген билгеләп үтте. 
     Түгәрәк өстәл Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары, Россия тарих җәмгыяте Президиумы әгъзасы К. Могилевский, Россия тарих җәмгыяте идарәсе рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Р. Гагкуев, РФА Санкт-Петербург Тарих институты директоры А. Сиренов, Россия Дәүләт борынгы актлар архивы директоры В. Аракчеев, шулай ук архив документаларын цифрлаштыру буенча белгечләр катнашында узды. 
     Түгәрәк өстәл эше белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://historyrussia.org/sobytiya/kruglyj-stol-tsifrovizatsiya-pismennogo-naslediya-rossii-problemy-i-perspektivy.html 

Возврат к списку