«Нәүруз традицияләре: традицияләрне булдыручы, саклаучы һәм киләсе буыннарга тапшыручы буларак хатын-кыз» темасына Халыкара фәнни конференция
24.03.2023
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова 17 мартта Баку шәһәрендә Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясенең Археология, этнография һәм антропология институты тарафыннан Дөнья төрки белеме үзәге һәм Төрки дөнья аксакаллары берлеге каршындагы Хатын-кызлар советы белән берлектә оештырылган «Нәүруз традицияләре: традицияләрне булдыручы, саклаучы һәм киләсе буыннарга тапшыручы буларак хатын-кыз» дип аталган Халыкара фәнни конференция эшендә катнашты.
Рауза Солтанованың әлеге конференциядә ясаган чыгышы татар күн мозаикасындагы традицияләргә һәм яңалыкларга багышланган иде. Аерым экспозициядә ул Н.И. Фешин исем. Казан сәнгать училищесы студентларының күн мозаика техникасындагы эшләнмә үрнәкләрен, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында нәшер ителгән фәнни һәм фәнни-популяр басмаларны, журналларны тәкъдим итте.
Сәфәр кысаларында Р.Р. Солтанова Бакудагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән дә очрашты. 16 мартта Татарстан Республикасының Азәрбайҗандагы вәкиллегендә узган чара барышында ул татарларның декоратив-гамәли сәнгате үзенчәлекләре, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүнең актуаль проблемалары турында сөйләде, Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләренең фәнни экспедицияләре нәтиҗәләре белән таныштырды.
Бакуда Р.Р. Солтанова шулай ук Келәм музеенда, Азәрбайҗанның халык артисты Видади Гасанов җитәкчелегендәге «Мәnim Teatrim» («Минем театр») бәйсез театрында булды, Стефан Цвейг әсәрләре буенча куелган «Чит хатын-кыз хатлары» спектакле буенча фикер алышуда катнашты.